Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Яшиселәр алда иде”

24-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, авылда эшләп килүче “Ак калфак” җирле оешмасы белән берлектә оештырылган “Хәзинә” клубы яңа составта үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде.

Китапханәче Юсупова М. язучы-прозаик, драматург Әхәт Гаффарның тууыны 70 ел тулуга багышланган  “Яшиселәр алда иде” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, юбилярның тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштырды. Утырышның икенче өлешендә “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Р.Әбүзарова катнашучыларны 2019 елга планнар белән таныштырды. Өченче өлеш- клуб әгъзаларының иҗади эшчәнлегенә багышланган иде. Катнашучылар С.Шәрәкова, Г.Гыймранованың шигырьләрен тыңладылар. Күңелле әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.