Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Сезнең бөек батырлыкны тарих саклар»

8 нче май көнне, Исергәп авылында, Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг уздырылды. Авыл Советы башлыгы Айдар Альберт улы Әглиуллинның котлау сүзләре белән митингны ачык дип белдергәч, район хакимияте башлыгы исеменнән, Баулы районы “Яшьләр эшләре” бүлеге башлыгы - Айдар Әнсәр улы Хәлиуллин да котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук Яңа Баулы мәчете имам хатибы - Гасыйм Минзаһит улы Хәбипов , депутат, хезмәт ветераны Салават Миңнегәли улы Котлыевлар да котлауларга кушылдылар. Мәктәп укучылары,чыгышлары аша, ветераннарга булган чиксез рәхмәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерделәр.Ил тынычлыгы өчен башларын салган ,сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлегенә чәчәкләр салынды һәм бер минутлык тынлык игълан ителде.