Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Татар сәхнәсенә нигез салучы”

18-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Г.Камалның тууына 145 ел тулуга багышлап “Татар сәхнәсенә нигез салучы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Кичәдә урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар катнашты. Катнашучылар бөек драматургның тәрҗемаи хәле һәм иҗаты турында фильм карадылар. Китапханәче әдипнең иҗаты буенча китапларга күзәтү ясады, викторина үткәрде. Сорауларга иң күп дөрес җавап бирүче Дәүләтова Гөлчирә һәм Гильфанов Айдар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.