Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Гражданнар сугышы корбаны»

1920 елның февраль-март айларында купкан фетнә тарихка “Сәнәкчеләр фетнәсе” исеме белән кереп калган. Бүгенге көн күзлегеннән карасак, әлеге фетнә шул чор тудырган канлы фаҗигаләр үрнәге булып тора. Кансызлыгы, вәхшилеге белән халык бәгыренә – халык хәтеренә язылып калган ул. Без тарихның кара битләрен ак итеп күрсәтә алмыйбыз. Ләкин киләчәк буын безнең тарихыбызны, шушы тормыш өчен корбан булган авылдашларны онытмасын иде. Шушы максаттан, 19-нче апрель көнне,  Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен,  «Гражданнар сугышы корбаны» дип исемләнгән, авылдашыбыз, мәгърифәтче, китапханәче М.Гамбәровка багышланган мәгълумат сәгате үткәрде.

 

Катнашучылар, видеопрезентация ярдәмендә,  авылларда Совет хакимияте төзү елларының авырлыгын авылдашыбызның фаҗигалы язмышы мисалында күзалладылар.