Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Батырлыкның даны мәңгелек!”

3-нче декабрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр өчен “Батырлыкның даны мәңгелек!” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде.

Чара электрон презентация ярдәмендә алып барылды. Катнашучылар ил тарихында билгеле исемнәр турында искә төшерделәр. Әлеге заманда да батырлыкка урын бар. Яшьләр күп мисаллар аша моңа инандылар. Әфган, Чечен сугышында иптәшләрен коткарып, тормышын салган батырлар, тыныч тормыштагы батырлыклар турында бик бирелеп тыңладылар, моңа карата үз фикерләрен белдерделәр.