Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Йөрәктән йөрәккә”

19 нчы октябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йортында, Мәдәният йорты, “Ак калфаклар” оешмасы, китапханә катнашында “Йөрәктән йөрәккә” дип аталган фольклор кичә үткәрелде.

Чара сугышка китәчәк ир-егетләргә багышланган иде.Кичәгә килгән өлкән яшьтәге апалар бәйләм бәйләп, йон эрләп, балаларга халкыбызның гореф-гадәтеннән үрнәк күрсәттеләр. Бәйләнгән һәм бәйләнәчәк йон оекбашлар, бияләйләр, ярдәм йөзеннән, сугышчыларга озатылачак. 95 яшьлек авылдашыбыз, тыл ветераны Бибигөл Батраева үз куллары белән бәйләп оекбаш җибәргән. Кичә, гармунга кушылып, татар халык җырлары белән үрелеп барды. Күңел түрләренә үтеп керерлек итеп сугышчыларыбызга теләкләр әйтелде, догалар кылынды. Китапханәче яңа китаплар белән таныштырды.