“Сүзлек турында бер сүз”
15 нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, яшүсмерләр өчен “Сүзлек турында бер сүз” дип аталган библиографик уен-дәрес үткәрде.
Китапханәче сүзлекләр, энциклопедияләрнең яшәештәге мөһимлеге, аларның төрләре турында сөйләде. Катнашучылар төрле сүзлекләрдән файдаланып чишәргә тиешле булган биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.