Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Әбием сандыгы”

28-нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 1 нче сыйныф укучылары өчен, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында “Әбием сандыгы” дип аталган танып белү чарасы үткәрде.

 

Чараның беренче өлешендә китапханәче укучыларга мәдәни көндәлек белән куллану кагыйдәләрен аңлатты. Чараның икенче өлеше татар халкының мәдәни мирасына  багышланды. Укучылар халкыбызның кул эшләре, милли киемнәре, борынгы йорт җиһазлары белән таныштылар. Үткәнгә сәяхәт  китапханәнең мини -музее экспонатлары ярдәмендә башкарылды.