Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Мәдәни мирас сандыгы»

20- нче май көнне,Исергәп авыл китапханәсе, “Библиотөн” акциясе кысаларында, «Мәдәни мирас сандыгы» дип исемләнгән библиосерпантин үткәрде. Чарага килгән балалар татар милли киеме, халкыбызның борынгы йорт җиһазлары турында “Әбием сандыгы” дип исемләнгән күргәзмә- инталляция аша таныштылар, балалар фольклоры буенча санамышлар, табышмаклар, әйтемнәр белүдә көч сыныштылар, милли уеннар уйнадылар. Авыл яшьләре белән хакыбызның мәдәни мирасы турында сүз барды. Катнашучылар тема буенча китапханә фондындагы китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Бик актив катнашучылар бүләкләр оттылар.