Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Эше барның ашы бар”

7-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, авыл яшьләре өчен, “Эше барның ашы бар” дип исемләнгән профориентация буенча викторина үткәрделәр.

 

Китапханәче кеше тормышында сайлаган һөнәрнең әһәмияте турында сөйләде, кирәкле һөнәр алырга мөмкин булган уку йортлары турында белешмәлекләр белән таныштырды. Һөнәрләргә багышланган викторинада яшьләре актив катнашып, үзләренең белемнәрен сынадылар.