Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Ил күгендә якты йолдыз”

26-нчы апрель көнне, Исергәп урта мәктәбендә Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган “Ил күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә узды.

 

Электрон презентация ярдәмендә катнашучылар бөек әдипнең тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен сәнгатьле сөйләүдә ярыштылар, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады. 6 нчы сыйныф укучысы Шараков Радмир Тукайга багышлап язылган шигерен тамашачы игътибарына җиткерде. Шараков Илдан әбисе язган шигырьне укып ишеттерде. Китапханәче Тукай иҗатына багышланган китап яңалыклары белән таныштырды. Чара  Тукайның гимны булып яңгыраган “Туган тел” җыры белән тәмамланды