Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Җанга якын туган як”

21 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Җанга якын туган як” дип исемләнгән, авылның атамалары-микротопонимнарына багышланган танып белү чарасы үткәрде.

 

Чарага авылның мөхтәрәм аксакалы Рәис Газнан улы Әбүзаров чакырылган иде. Авылның борынгы тарихы, күп кенә географик урыннарның атамалары барлыкка килү тарихы турында катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Күп кенә атамаларның исемнәре Рәис абыйның әтисе Газнан абый исеме белән бәйләнгән. “Газнан чокыры”, “Газнан коесы”, “Газнан чишмәсе” һ.б.килеп чыгышын тыңлау барыбыз өчен дә кызыклы булды. Атамаларның исемнәрен генә ишетеп күзаллап булмый. Чарада электрон презентация аша катнашучылар тарихи объектларның географик урыны, фотолары белән дә таныштылар.