“Әкиятле, Тукайлы балачак”
15 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары белән “Әкиятле, Тукайлы балачак” дип исемләнгән кычкырып уку оештырылды.
Китапханәгә йөрүче балалар Тукай әкиятләрен сәнгатьле итеп укуда ярыштылар, бөек әдипнең яңа басма китаплары белән таныштылар.