“Цифрлаштыру-тормышны үзгәртүче технологияләр”
5-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, яшьләр өчен өчен, 2022 ел – Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан, “Цифрлаштыру-тормышны үзгәртүче технологияләр” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.
Тормыш сыйфатын күтәрүдә IT-технологияләрнең роле, цифрлаштыруның киләчәк өчен мөһимлеге турында сүз барды. Катнашучылар яңа интернет -ресурслар, яңа профессияләр алу мөмкинлеге булган платформалар белән таныштылар. Китапханәдә булган китапларга һәм виртуаль китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.