Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Халык иҗаты-гүзәл хәзинә”

26-нчы март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 2022 ел-Халыкларның мәдәни мирасы елы уңаеннан, “Халык иҗаты-гүзәл хәзинә” дип исемләнгән мәгълумати танып белү чарасы үткәрделәр.

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Катнашучылар халкыбызның милли киеме турында күбрәк мәгълумат алдылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар