Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Исергәп рационализаторы, сугыш һәм хезмәт батыры”

25-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы белән берлектә, авылдашыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөрсәл ага Хәйруллинга багышланган “Исергәп рационализаторы, сугыш һәм хезмәт батыры” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрделәр.

 

ТАССР һәм РСФСРның атказанган механизаторы, авыл хуҗалыгында күп рационализаторлык тәкъдимнәр керткән Мөрсәл абыйның сугышчан биографиясе генә дә бер китап язарлык. 8 ел сугышта була ул. 1938 елны Армия хезмәтенә китеп, сугышта катнаша. Аннары, сугышның беренче көннәреннән алып, 5 ел сугышта була. Җиңүне Берлинда каршылый. Рус- япон сугышыннан соң да тиз генә туган авылына кайта алмый. Күренекле авылдашыбызның гыйбрәтле язмышы балаларны битараф калдыра алмаслык иде.