“Һөнәрләр парады”
23-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 8-нче сыйныф өчен “Һөнәрләр парады” дип исемләнгән профринг үткәрде.
Китапханәче һөнәр сайлауның мөһимлеге турында сөйләде. “Һөнәр сайлау - язмыш сайлау” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Сыйныф, ике командага бүленеп, һөнәрләрне белү буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: бирелгән сәләтнең кайсы һөнәргә туры килүен ачыкладылар, тасвирлау буенча һөнәрне белү, исеменнән нәрсә тикшерә торган һөнәр икәнен белү, бик күп кызыклы конкурсларда катнаштылар, яңа һөнәрләр турында мәгълумат алдылар.