Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Ике әни һәм бер математика”

24-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен китапханә квилты үткәрде.

Китапханә квилтының асылы-билгеле бер тема буенча төрле төстәге кисәкләрдән плакатлар ясау. Квилт Л.Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика” китабы буенча, авторның 75 еллыгына багышланып эшләнде. Укучыларга бирелгән китапны укып чыгарга һәм китап буенча үз фикерләрен язарга тәкъдим ителде. Катнашучылар юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Төсле стикерларда үз фикерләрен белдерделәр.