Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Бергә-бергә уйныйк әле, Бир, дускаем, кулыңны”

5 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе авыл Мәдәният йорты белән берлектә, кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен “Бергә-бергә уйныйк әле, Бир, дускаем, кулыңны” дип аталган фольклор кичәсе үткәрде.

Мәчет яны кышкы лагерьга йөрүче балалар татар халкының уеннары турында искә төшерделәр. Онытылган уеннар турында рәхәтләнеп тыңладылар. “Йөзек салыш”, “Урындыклар”, “Буяу сатыш” уеннарын уйнап күңел ачтылар, бүләкләр оттылар.