"Туган телем - Тукай теле"
27 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Туган телем - Тукай теле” дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрделәр.
Катнашучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, Г.Тукайның балалар өчен язган китаплары аша шагыйрьнең тәрбияви максатын билгеләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.