“Серле сәхнә дөньясы”
26-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, “Библиотөн” акциясе кысаларында, яшьләр өчен “Серле сәхнә дөньясы” дип исемләнгән чара үтте. Катнашучылар татар театры тарихы буенча онлайн- викторина сорауларына җавап биреп, театр тарихын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ибатова Ләйсән амигуруми (крючок яки бәйләм инәләре ярдәмендә төрле уенчыклар бәйләү сәнгате) буенча мастер - класс күрсәтте. 8-нче сыйныф укучылары Г.Камалның “Бүләк өчен” исемле комедиясен сәхнәләштерделәр.