Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Яз килә, яз көлә!”

17-нче март  көнне,  Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, “Яз килә, яз көлә!” дигән исем астында кышны озату бәйрәме үткәрде.

Бәйрәмгә балалар гына тугел, төрле яшьтәге авылдашлар да килгән иде. Балалар уйнадылар,  викторина сорауларына җавап бирделәр, яз турында табышмакларга җавап эзләделәр. Зуррак тамашачылар балаларның шөгыльләрен күзәттеләр, Кыш бабай белән Яз кызының чыгышын карадылар. Барысы да тәмле карга боткасы һәм бәйрәм коймагыннан авыз иттеләр.