“Мудрец и поэт народной души»
20-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, И.А.Крыловның тууына 250 ел тулу уңаеннан “Мудрец и поэт народной души» дип аталган әдәби кичә үткәрде.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Хасанова мәсәлченең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация белән таныштырды. Китапханәче Юсупова М. китапларга күзәтү ясады. 1-8 сыйныф укучылары Крылов мәсәлләрен сәхнәләштереп күрсәтү конкурсында көч сынаштылар. Башлангыч сыйныфлардан 4 нчеләргә тиңнәр булмаса, урта сыйныфларда беренчелекне 7 сыйныф яулады.