Городская библиотека - филиал № 1

“Тукай дөньясына сәяхәт ”

21 нче апрель көнне  Баулы шәһәренең, беренче санлы китапхәнәсе татар халқының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 яшь тулу уңаеннан “Тукай дөньясына сәяхәт ”дип исемләнгән Бөтенроссәй акциясендә катнашты. 

Акцияның төп максаты балаларны һәм яшьүсмерләрне бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Кичәгә шәһәребезнең беренче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм татар теле укытучылары чакырылды.

Кичә татар халкының гимны “И туган тел “ җыры белән башланды. Балалар Тукайның шыйгерләрен сәнгәтле итеп сөйләргә өйрәнеп килгәннәр.

Китапхәнә мөдире Гүзәл Вәлитова язучының тормыш юлы белән таныштырды һәм “Тукайның моңлы дөньсы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Кичә барышында, “Г.Тукайның тормыш юлы” дигән презентация күрсәтелде.