Центральная детская библиотека

Даржия Сәйфулла кызы Аппакованың тууына 125 ел

Бүген татар язучысы, драматург, журналист, балалар өчен пьесалар, хикәяләр һәм әкиятләр авторы Даржия Сәйфулла кызы Аппакованың тууына 125 ел. Ул XX гасырның беренче яртысында татар балалар әдәбияты үсешенә аерым өлеш керткән шәхес . Аның тирән эчтәлекле әсәрләре“ Сөмбел”, “Сараның башыннан үткәннәре”, "Кечкенә Бануның тарихы", "Шыгырдавыклы башмаклар", "Тапкыр егет", "Гөлчәчәк белән сандугач", "Иске чиләк" һ.б. шул чорда, балалар әдәбиятында Абдулла Алишның традицияләрен уңышлы дәвам итүнең яхшы үрнәге булып торалар. Чарада катнашучы балалар язучының иҗади биографиясе белән таныштылар һәм "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен тыңлап әсәр буенча фикер алыштылар.