Центральная детская библиотека

«Туган җиренең тугры улы»

2023 ел - юбилейларга бик бай. Юбилярлар арасында якташыбыз Гакил Шәрифулла улы Сәгыйров та бар.
Бүген балалар китапханәсендә Г.Сәгыйровның тууына 85 елга багышланган «Туган җиренең тугры улы» дигән әдәби чара узды. Кунаклар, авыруына карамастан, җир йөзендә яктылык һәм хәзерге вакытта яшәүчеләр өчен истәлек калдырган кешенең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Матур шигырьләр, каләмен тешләре белән кысып ясалган рәсемнәр балаларга бик нык тәэсир итте. Чарада катнашучылар Г.Сәгыйровның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар һәм рәсемнәр ясап, үзләренең рәсем ясау сәләтләрен күрсәттеләр.