Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

”Гаилә бәхет ачкычы”

15 май көнне Түбән Норлат авылы китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә Халыкара гаилә көне уңаеннан ”Гаилә бәхет ачкычы”дип исемләнгән конкурс үткәрдек. бәйгене төрле уеннар, җыр  биюләр белән аралаштырып,  кызыклы итеп оештырдык. Балалар ике як командага бүленеп көч сынаштылар.Күз бәйләп рәсем ясау,гер күтәрү, скакалкада сикерү,тупны тизрәк илтү, аркан тартышу,физик күнегүләр ясау  һәм башка төр кызыклы, ярышлы-уеннар оештырылды. Бәйге азагында жүри составы ,ике як командадагы балаларның  тырышлыкларын исбатлап ,бер тигез бал җыйганнарын әйтте. Балалар  өчен оештырылган бу бәйге бик күңелле узды.