Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

15 август көнне шәһәрнең №4 филиалында «Мин спортны яратам» дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырдык.

15 август  көнне  шәһәрнең   №4  филиалында     «Мин  спортны  яратам»  дигән   исем астында  китап  күргәзмәсе  оештырдык.   Күргәзмәдә  спорт  турында  китаплар,  иншалар, рефератлар,  фотолар  да бар иде. Күргәзмәнең  максаты: Укучыларда  сәламәтлекне  саклауга,  аны ныгытуга, сәламәт  яшәү  рәвешенә  омтылыш  уяту, спортка  мәхәббәт тәрбияләү,  патриотик  хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган  илен  яклый  һәм саклый  алырга сәләтле  булуына  төшендерү. Күргәзмә  укучы балаларга , яшьләр һәм  яшьүсмерләргә  бик ошады.  Мин  аларга  төрле  сораулар  яудырып тордым  ә,алар  берсен-берсе  уздырып  сорауларга  җавап  бирделәр.  Телевизордан  нинди  спорт  ярышларын  яратып  караулары  турында  сөйләделәр.