Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

14январь көнне Түбән Норлат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Иске яңа ел бәйрәме уздырдык. Шау-гөр килеп балалар белән чана узышлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, түгәрәктә уеннар уйнадык.

14январь көнне Түбән Норлат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Иске  яңа ел бәйрәме уздырдык. Шау-гөр килеп балалар белән чана узышлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, түгәрәктә уеннар уйнадык.  Кичәнең соңында иске яңа елны чанага утыртып озатып килдек,  ә анда безне яңа 2018 ел көтеп тора иде аны чанага утыртып алып кайттык. Бәйрәм балаларга бик ошады. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тараттык. Балаларны китапханәдә  яңа китаплар белән таныштырдык. Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.