Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

Шәһәр филиалы №4-Түбән Нурлат авылы китапханәсендә Габдулла Тукай әсәрләренә карата кичә уздырылды.

Шәһәр филиалы №4-Түбән Нурлат авылы китапханәсендә Габдулла Тукай әсәрләренә карата кичә уздырылды.

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны китапханәбездә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла.

Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган.Балалар Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү