Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

"Чернобыль- гасыр фажигасы"

 

26 апрель көнне дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте - Чернобыль фаҗигасенә быел 36 ел тула.  Шул уңайдан 4нче филиал китапханәсендә китап укучылар белән “Чернобыль- гасыр фажигасы”- дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чараның максаты – китап укучы балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү, тарихыбыздагы аяныч вакыйгаларны белүләренә ирешү иде.