Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

«Милләтебез кояшы – Г.Тукай»

26 апрель көнне 4нче филиал китапхасендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Милләтебез кояшы – Г.Тукай» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.  Бу чара барышында китап укучылар  шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълумат алдылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр , шулай ук китап укучылар өчен «Тукай – милләтебез кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәгә куелган китаплар аша укучылар Г.Тукайның иҗаты белән якыннан таныштылар. Бу чара эчтәлекле һәм  күңелле үтте.