Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

№ 4- Түбән Нурлат авылы китапханәсендә “Әкиятләр дөньясы” дигән тематик кичә оештырылды

Укучыларны  халкыбызның йөрәк түреннән шытып  чыккан җәүһәрләре-әкиятләре белән таныштыру, бу әкиятләрнең эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен  ачыклау,  татар халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү максатында  шәһәр филиалы  № 4- Түбән Нурлат авылы китапханәсендә  “Әкиятләр дөньясы”   дигән тематик кичә оештырылды. Китапханәче    Л.Йосыпованың  әкиятләрнең  барлыкка килүе, әкият дөньясына өлеш керткән язучылар,аларның әсәрләре турында сөйләве  катнашучыларга әкиятнең кеше тормышында тоткан ролен ачыкларга ярдәм итте. “ Бу өзек кайсы әкияттән”,  “Артык сүзне тап!”,   “Әкиятләрнең авторын бел!”,   “ Бу өзек кайсы әкияттән?” уеннары кичәне җанландырып, балаларның белемнәре барланды. Сәхнәләштерелгән  әкиятләр тамашачыларга  аеруча ошады.