Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

Әфганистан кыйпылчыгы йөрәктә

4нче номерлы шәһәр филиалы китапханәчесе,мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Әфганстан кыйпылчыгы йөрәктә»дип аталган тематик кичә уздырдык. Кичәгә Халитов Вәлияр Салихович чакырылган иде. Әфган сугышы– Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Шушы көндә күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?  Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.