Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

“Мин яратам сине Татарстан!”

4нче номерлы шәһәр филиал китапханәсендә Татарстан  Республикасының туган көненә карата “Мин яратам сине Татарстан!”дигән  китап укучылар  белән әңгәмә үткәрдем һәм китап күргәзмә белән якыннан таныштырдым. Күргәзмәгә  Татарстанның тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган китаплар  һәм җурналлар куелды. Китап укучылар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, бирелгән сорауларга дөрес җаваплар бирделәр,әңгәмә бик эчтәлекле  үтте.