Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

«Заман белән бергә атлап»

18 июльдә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярга 60 яшь тулды. Бу көнне Фома авыл китапханәсендә Зиннур Хөсниярның «Заман белән бергә атлап» иҗатына багышланган китап күргәзмәсе төзелде. Ул биш роман авторы, күп кенә хикәяләр һәм повестьлар авторы .“Салават күпере” журналына нигез салучы һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире. Китап укучылар аның китапларын кызыксынып укыйлар, чөнки аның әсәрләре көндәлек мәшәкатьләргә һәм бүгенге көн проблемаларына кагыла.