Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Дару үләннәре – сәләмәтлек чыганагы”

17 август көнне Фома авылы китапханәсендә “Дару үләннәре – сәләмәтлек чыганагы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм әңгәмә үткәрелде. Җәй ае дару үләннәрен җыяр чак. Тирә-юнебезгә игьтибар белән карасаң, безне үләннәр дәрьясы чорнап алган . Әңгәмәдә   дару үләннәрнең файдасы, аларны ничек куллану турында ”Урман аптекасы”, ”Шифалы үләннәр”, “Дару кабарга ашыкма”дип аталган китапларны карадык. Гади генә булган үләннәрдә безгә файдалы була икән, тик без аларны вакытында җыеп киптереп дөрес итеп кулланырга кирәк. Китаплар күргәзмәсе файдалы киңәшләргә бай булды.