Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

"Җиңү көне - сагышлы бәйрәм"

"Җиңү көне - сагышлы бәйрәм" - 8 нче май көнне Югары Норлат китапханәсе,  мәдәният йортында мәктәп укучылары һәм "Сугыш чоры балалары" булган ,бүгенге өлкән буын вәкилләре катнашында узган тематик сәгать, нәкъ шулай дип аталган иде. Гомумхалык бәйрәме - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан әзерләгән күргәзмә үзе дә бәйрәмгә килүчеләрне җәлеп итәрлек булып, әтиләрен сугыш кырында югалткан сугыш чоры ятимнәренең күңеленә хуш килерлек булды. Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган көннән 74 ел вакыт узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып, инде киләчәк буын хәтерендә мәңге сакланса иде, дип әйттеләр  бәйрәмгә килгән өлкән буын вәкилләре.