Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

“Нет выше звания , чем мама”

       Югары Нурлат китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  Аналар көненә карата зур кичә оештырды.Китпханәдә “Нет выше звания , чем мама” исемле китап күргәзмәсен китап укучылар бик яратып, кызыксынып карадылар, китапларын укырга дип өйгә дә алдылар.Мәдәният йорты сәхнәсендә үткән “Дөнья яме аналарда” исемле аналарга мәдхия җырлаган концерт программасында энә төшәрлек урын юк иде. Концерт программасы бик бай: куренекле драматургларыбыз пьесаларыннан өзекләр: Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”, Шәриф Хөсәеновның Әниемнең ак күлмәге”,җырлар , әниләргә багышлап шигырьләр , скетчлар мулдан булды. Бәйрәмгә килгән халыкка кичәбез бик ошады.