Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

“Веселая страна детства”

        Югары Нурлат китапханәсе рус балалар язучысы Н.Носовның 110 еллык юбилеена карата  язучының китапларыннан “Веселая страна детства” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә балалар гына түгел зурлар да яратып укый торган “Незнайка на луне”, “Незнайка в солнечном городе”, “Белмәмеш маҗаралары”, “Витя Малеев в школе и дома”, “В траве сидел кузнечик” кебек китаплары белән бергә язучының  язу эшенә килү сәбәпләре турында әйтелгән мәгълүматлар да бар иде. Укучылар күргәзмә белән бик кызыксындылар һәм китапларын өйгә  укырга алдылар