Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

27 нче апрель көнне Югары Нурлат мәдәният йортының фоесында китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп балалары белән берлектә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап “ Тукай – син мәңгегә безнең күңелләрдә!” исемле шигырь бәйрәме үткәрдек,

       27 нче апрель көнне Югары Нурлат  мәдәният йортының фоесында китапханә,  мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп балалары белән берлектә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап  “ Тукай – син мәңгегә безнең күңелләрдә!” исемле шигырь бәйрәме үткәрдек, Тукай иҗатына карата “Тукай татарның таҗы” исемле китап күргәзмәсе оештырдык.  Бәйрәмдә  шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык, бик матур итеп  балалар аның әсәрләрен укыдылар, аңа багышлап шигырьләр сөйләнде. Бәйрәм азагында мәдәният йорты каршындагы бакчада урнашкан Тукай һәйкәленә барыбыз да чәчәкләр куйдык.