Китапханәгә кунакка керделәр
17 сентябрь көнне МБГБУ НОШ №5 мәктәбендә белем алучы укучыларыбыз укытучылары белән бергә китапханәгә кунакка керделәр. Китапханәче балаларны китапханә буенча экскурсия үткәрде. Шуннан китапханәдә ике бүлек барлыгын курсәтте , абонемент һәм уку залы. Бу ике булекнең нинди функция башкаруы турында да сөйлэде. Беренче сыйныфта укучы балалар бетенесе дэ узләренә формулярлар ачтырдылар , һәм өйгә укырга дип китаплар яздырып алдылар. Э инде 3-4 сыныфта укучы балалар , эле кичә генә балалар бакчасында машина һәм курчак белән уйнап йөруче нэни дусларыбызга , хәзер инде зур тормышка аяк басырга теләуче 1нче сыйныфта укучыларыбызны барлык китапхәнә кагыйдәләре белән таныштырып үтеләр. Өлкән сыйныфта укучыларның китапханәгә беренче генә ел йөрүләре түгел , эле безнең 3-4 сыйныф укучылары “Родничок” исемле экологик клубка йөруче яшь экологлар булып та саналалар Балалар китапханәгә шундый яратып йориләр. Китап - ул чын дус ,белем чишмәсе, хәзинә. Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.