Салдакаевская сельская библиотека - филиал № 29

Яраткан балалар язучысы Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулды

Яраткан балалар язучысы Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулды. Шул уңайдан Иске Әлмәт авылы китапханәсендә “Шигъри тәлгәшләр” исем астында китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Китапханәгә йөрүче балалар белән язучының китапларына күзәтү дә ясадык,шигырьләрен кычкырып укыдык. Язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Күргәзмәгә кулган китапларны балалар бик теләп укырга да алдылар.”Әни мин көчек күрдем”, ”Хәрефләр бәйрәме” ”Кунакка килегез”,  “Мөгезборын белән озынборын”,  “Дөньядагы иң зур алма”, “Балачак бәйрәмнәре”, “Безнең авыл зоопаркы”, “Җәйнең яшел аты” һ.б.