Новоиглайкинская сельская библиотека - филиал № 27

«Ә күнел һич туймый яшьлектән...”

Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

Бүген гади көн түгел.

Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Иглай авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «алтын» яшьтәге кунакларны «Ә күнел һич туймый яшьлектән...”диеп  атаган  бәйрәм чарасына чакырдылар. Чарада авыл җирлеге башлыгы кунакларны бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, иминлек теләде. Бу чарада алар бик куп яхшы сүзләр ишеттеләр.