Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китаплы гаилә бәхетле гаилә"


  Яңа Әмзә авылы китапханәсендә 15 нче май көнне "Китаплы гаилә бәхетле гаилә" дип исемләнгән акция үткәрелде. Акциядә Каримовлар гаиләсе актив катнашты. Алар акциягә нәни генә малайларын да алып килгәннәр иде.

 Акциянең максаты гаилә белән  китапханә  арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүне күздә тотты.

  Шул ук исем астында китап күргәзмәсе дә ясалган иде. Китап күргәзмәсенә тәрбияви китаплар, вакытлы матбугаттан алынган мәгълүматлар урнаштырылды.