Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

«Шәриф Камал иҗаты»

 

Шәриф Камалетдин улы Камал гасыр башының иң якты вәкилләренең берсе, тарихның кискен чорларына шаһит булып тора. Камал татар новелласының классик үрнәкләрен булдыра, аларда А.П. Чехов, М. Горький традицияләрен тормышка ашыра. Татар әдәбиятында беренчеләрдән булып хезмәт кешеләре образларын тудыра, шахтерлар һәм балыкчылар, крестьяннар, сезонлы эшчеләр, бродяг-зимогорларның көнкүрешен сурәтли. Ленин ордены белән бүләкләнә. Язучының тууына 140 ел тулу уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсе үз укучыларына «Шәриф Камал иҗаты» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итте, анда язучы турында китаплар, журналлар һәм мәгълүматлар тәкъдим ителде.