Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла

21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Телне саклау-бик мөһим бурыч. Тел булмаса, дөнья булмас иде. Балык сусыз яши алмаган кебек, кеше дә телсез яши алмый. Тел – халыкның иң зур байлыгы. Күп язучылар, шагыйрьләр тел үсешенә зур өлеш керттеләр.

  Яңа Әмзә авыл китапханәсе Татарстан Республикасында  “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр” елына багышланган “Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла” дип исемләнгән акция үткәрде. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, китапханәгә йөрүчеләрне “Татар халык иҗаты”, Татар тарихы”,” Татар халык ашлары”, “ Татар халык киемнәре” һәм матур әдәбият китаплары белән таныштырдым. Нәни дусларыбыз үзләре ясаган рәсемнәрне тәкъдим иттеләр.