Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Гаилә символы – ромашка"

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе “ Гаилә символы – ромашка” дип аталган акция үткәрде. Акциядә катнашучылага китапханәче  бу көннең килеп чыгышы һәм аның тарихы белән таныштырды.

  Шул ук исем белән аталган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.  Күргәзмәгә гаилә тормышыннан алынган китаплар, вакытлы мәгълүматта бастырылган гаилә тормышлары турындагы язмалар урын алды.