Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез”

 16 ноябрьдә бар дөньяда Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә.

Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез”толерантлык дәресе шушы көнгә багышланган иде. Чараның максаты яшь буында әйләнә-тирә дөньяга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Китапханәче “толерантлык” сүзенең мәгънәсен аңлатты, балаларны толерантлык һәм сабырлык көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

  Җәмгыятьтә толерант мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген күрсәткән кызның мескен картка карата мәрхәмәтлек вакыйгасы бик көчле фикер алышуларга китерде.

  Китапханәдә “Толерантлык – тынычлыкка юл” дип исемләнгә китап күргәзмәсе ясалды. Китап күргәзмәсеннән балалар “Толерантлык” “Башкалар белән үзара тату яши белү” серләрен яктырткан китаплар белән таныштылар.