Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Сабантуй балкышы”

“Сабантуй балкышы”

  1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, Яңа Әмзә авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Сабантуй балкышы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Сабан туенда  уйнала торган уеннар уйнаттык : кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату, балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар.

 Шулай ук китапханәдә укучылар өчен  "Җәеңне китаплар белән үткәр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм бәйрәмгә килүче балаларны күргәзмә белән таныштырдым. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте.